Моңсу көздә, җиргә кырау төшкәч, Миләш җыя татлы тәмнәрне: Уттай янган миләш тәлгәшләре Көзгә өсти төс һәм ямьнәрне. Миләш янәшәсендәге каенкайның Ничек икән көздә хәлләре? Көз аның да нәфис иңнәренә Алтыннардан элгән шәлләрне... Тик ачы җил, дулап- котырынып, Төнлә өзә каен шәлләрен. Миләш кенә, бирешмичә җилгә, Туплый һаман татлы тәмнәрен. Көзгә генә түгел, күңелгә дә Өстәсә дә миләш ямьнәрне, Ямансу шул көздә каенкайның Җиргә шәлен салган мәлләре... Раушания Сафина